Әлеге мәртәбәле исем райондашыбызга халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 29 март 1991 ел карары нигезендә бирелә. Актанышыбызның тере легендасы ул!
Баязит Шәймәрдан улы 1931 елның 5 апрелендә Актаныш районының Югары Богады авылында туа. Күпбалалы крестьян гаиләсендә сигез бала үсә алар, иң өлкәне Баязит ага була. Туган ягына тугрылыгын гомер буе саклаган райондашыбыз Актаныштан бер генә тапкыр китә, анысы да армиядә хезмәт итәр өчен.
Баязит Мөхәммәтов урта мәктәпне тәмамлаганнан соң район мәктәпләрендә укыта. Армиядән кайткач, район җиде еллык мәктәпләрнең берсенә җибәрелә, анда физика, математика, физкультура алып бара, колхоз агитаторы-пропагандист, лектор, 2 нче комсомол оешмасы секретаре була. Башкаларны укытканда, ул үзе дә даими рәвештә белемен камилләштерә.
1956 елда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлагач, якташлар аны “Октябрьнең 12 еллыгы” исемендәге колхозның партком секретаре итеп һәм Киров исемендәге совхоз секретаре итеп сайлыйлар.
1965 елда Баязит Мөхәммәтов Актаныш райкомының икенче секретаре итеп сайлана.
1969 елдан ул КПССның Актаныш райкомы халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын алып бара, ике дистә елга якын җирле район Советының башкарма комитетын җитәкли. Тарих битләрендә Баязит Шәймәрдан улының район белән җитәкчелек итү чоры актанышлылар тормышында яңа дәвер буларак теркәлгән. Шушы чорда районның яңа үзәге формалаша.
Баязит Мөхәммәтовның Башкарма комитет рәисе вазифасындагы эш нәтиҗәләрен барласак, алар искиткеч дәрәҗәдә зур: шушы дәвердә 16 авыл клубы, 29 мәдәният йорты, 18 мәктәп, 16 тимер-бетон күпер, йөзләгән километр асфальт юл, электрлаштырылган һәм газлаштырылган авыллар, уннарча җитештерү объекты сафка баскан.
Баязит Шәймәрдан улы - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Легендар шәхеснең ТР Президентының Мактау грамотасы, “Тырыш хезмәте өчен” медале, Мактау билгесе, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары белән бүләкләнүе дә аның киңкырлы, көчле шәхес булуы турында сөйли. 2020 елда исә мәртәбәле райондашыбызга, беренчеләрдән булып, ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.