ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2020 ел
шимбә

 Кытайдан кичә 6 миллион медицина битлеге һәм аларны җитештерү буенча 6 линия махсус борт белән Казанга китерелде. Аэропортка иң зур "Руслан" йөк самолеты төште.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген март ае йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясый торган 24 форма-киңәшмә онлайн видеоконференция режимында узды. Коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан, күпләп кешеләр җыела торган чаралар тыелу сәбәпле, шундый ысул кулланылды. Аңа кадәр дә авыл җирлекләре белән видеоэлемтәдә киңәшмәләр Актаныш районында гамәлгә кергән иде инде. Шуңа күрә дә җитәкчеләр бу төр эшчәнлекне авырлыкларсыз кабул итте.

 

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15-17 м/с).

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Кыска һәм уртача явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +2..+6˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +10..+15˚.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның март ае йомгаклары буенча узган 24 форма видеокиңәшмәсендә  җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Дилүс Әхәтовка “Ат” сыны тапшырылды. Март ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка  Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.

Бизәкле, матур коймалары, айлы, чаптар кашкалы капка түбәләре, аккошлы коелары белән балкытып торган бер йорт бар Актанышбашта. Аның хуҗасы – Шәйхенур Әхмәтовка бүген 90 яшь тулды. Олугъ юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм күчтәнәч кабын Шәйхенур Шәмсиәхмәт улы горурлык хисләре белән кабул итеп алды.

Актаныш технология техникумы да, җиң сызганып, язгы кыр эшләренә тотынган. Быел ул чәчүне 340 гектар мәйданда башкарып чыгарга ниятли. 184 гектар - бодай, 121 гектар җир  арпа культурасы өчен әзерләнә,  35 гектар  катнаш азыкка билгеләнгән.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә

Нык егетләр бит инде без! Туксанынчы еллардан исән калдык, 2000нче еллар кризисын кичердек. Монысын да үтәрбез әле. Коронавирус безнең кебек эшмәкәрләрне олы сынау алдына куйды.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Консультация-кисәтү турында интенсивности
метеорологик күренешләр

18 сәгатьтән. 6 апрельдә 22 сәгатькә кадәр. 7 апрель 2020 ел.
6 апрельдә кич белән, тәүлек дәвамында 7 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көчле җил көтелә, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык

Иң беренче чиратта, өйдә нинди азык-төлек булуын барларга кирәк. Тәүлек дәвамында куллану нормаларын истә тотып исемлек төзегез. Туклану рационы принципларын истә тотарга кирәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International