БЕЗНЕҢ ВИДЕОРЕПОРТАЖ: 24 форма- киңәшмә онлайнда узды

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген март ае йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясый торган 24 форма-киңәшмә онлайн видеоконференция режимында узды. Коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан, күпләп кешеләр җыела торган чаралар тыелу сәбәпле, шундый ысул кулланылды. Аңа кадәр дә авыл җирлекләре белән видеоэлемтәдә киңәшмәләр Актаныш районында гамәлгә кергән иде инде. Шуңа күрә дә җитәкчеләр бу төр эшчәнлекне авырлыкларсыз кабул итте.

 “Актаныш” агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев белән Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев та 24 форма-киңәшмәдә онлайн катнашты.

Рәмис Минһаҗев видеоконференция барышында барлык җитәкче-белгечләрнең чыгышлары аермачык ишетелүен, фикерләрнең аңлашылуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International