Татарстанга 6 миллион медицина битлеге һәм аларны җитештерү линиясе китерелде

2020 елның 11 апреле, шимбә

Кытайдан кичә 6 миллион медицина битлеге һәм аларны җитештерү буенча 6 линия махсус борт белән Казанга китерелде. Аэропортка иң зур "Руслан" йөк самолеты төште.

Маскалар Татарстан хастаханәләренә тапшырылачак.

Медицина саклау битлекләреннән тыш,  республикада коронавирус белән зарарланган кешеләрне хастаханәгә ташу өчен бокслар да әлеге самолет белән килде. Әмма иң кыйммәтле йөк - аена 15 миллион битлек җитештерәчәк 6 яңа производство линиясе.

Бу йөкне кайтартуны республика Президенты  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татнефть» оештырды. Махсус борт Казанга төшәр алдыннан, зур логистик эш башкарылды. Кыйммәтле йөк составын Кытайның барлык почмакларыннан диярлек җыйганнар.  Кытайда, инфекция таралмасын өчен,  катгый чикләүләр кертелгән, аэропортлар ябык.  Шунлыктан әлеге йөкне Казанга әзерләп җибәрү  өчен бик зур саклык чаралары аша үтелгән, зур хезмәт башкарылган.

Хөрмәтле райондашлар, без дә үзебезнең сәламәтлекне саклауда игътибарлырак булыйк, хәлне катлауландырмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International