ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы - онлайн-илтеп җиткерүне оештыру. 2020 елның 6 апреленнән 27 апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес планлаштырылган.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Консультация - интенсивлык турында кисәтү

метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән 13 апрельгә кадәр 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 14 апрелендә

2020 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бүлмә һәм балконны берләштерергә ярыймы дигән сорауга аңлатма бирә.
Зур булмаган фатир хуҗалары торак мәйданын арттырырга теләп, иң кыю карарларын тормышка ашыралар. Шундый киң таралган алымнарның берсе булып балкон (лоджия) белән бүлмәне берләштерү.
Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе реконструкция, үзгәртеп кору һәм үзгәртеп коруның нәрсә икәненә, вәкаләтле органнар белән нинди эш төрләрен килештерергә кирәклегенә, шулай ук законнарда нинди үзгәрешләр кертелүгә аңлатма биргән иде инде. Бу темага өстәмә итеп, бүлмә һәм балконны берләштерергә ярыймы икәнлеген аңлатабыз.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе "кайнар линия" телефонын эшләтеп җибәрде. 

13 апрельдән башлап, Татарстанның КФҮ офисларында алдан язылу буенча хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, ЕГРНнан белешмәләр бирү, шулай ук өстәмә документлар тапшырырга мөмкин.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үзизоляция шартларында авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган эшчәнлек белән танышты. Бүген ул "Аккош" бренды астында кош итен күпләп җитештерүче Актаныш кошчылык инкубатор станциясендә, "Чишмә" агрофирмасында булды, җитештерү барышы белән танышты.

Барыбызга да билгеле булганча, коронавирус аркасында мәдәни чаралар тыелды. Күп кенә музейлар, театрлар онлайн хезмәт күрсәтүне башлап җибәрде. Дөньяның иң күренекле, билгеле мәдәни залларына түбәндәге сылтамалар буенча кереп, экскурсиядә булу мөмкинлеге бар һәм болар барысы да бушлай.

“Яран” торак-милекчелек ширкате бүгеннән күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләүне башлады. Подъездагы баскычлар, аларның култыксалары, фатир ишекләре, почта тартмалары, кат белән кат арасындагы кечкенә мәйданчыкка куелган велосипедлар, кыскасы, нәрсә бар барысы да натрий гипохлоридының 15 процентлы эремәсе белән йогышсызландырыла. Җитәкче Рәшит Фәрдиев, препаратны даруханәдән сатып алабыз, диде. Кулланылучы дезинфекция чарасы әйләнә-тирә мохит өчен дә, кешеләр өчен дә куркынычсыз.

Соңгы елларда Актаныш районында ат асраучылар саны сизелерлек арткан. 2019 елның шушы чорында аларның саны 460ка тәңгәл булса, быел, бу күрсәткеч 68гә артып, 528 башны тәшкил итә.

«Россиядә эш " порталында эшсезлек буенча пособие ничек рәсмиләштерергә? Помощь и поддержка https://trudvsem.ru/information/about/help


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International