ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Такталачык авылы уртасындагы һәйкәлнең тагын бер үзенчәлекле ягы – ул өч авылны берләштергән җирлектә бердән-бер.

Актаныш авылында өлкән яшьтәгеләрнең җәмәгать урыннарында үзизоляция шартларын үтәмәүләре гражданнарда урынлы борчу тудыра. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, үзебез яши торган җирлектә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, район халкын сакланырга чакырып, мөрәҗәгать белән чыкты.

ТР Яшьләр министрлыгы инициативасы белән булдырылган волонтерлар командасы Актаныш районында үз эшчәнлеген  1 апрельдән җәелдерде. Алар ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны барлап, һәртөрле ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Волонтерлар сафында йөзгә якын райондашыбыз исәпләнә.

14 апрель – сишәмбе, төштән соң,  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  халыкны кабул итте. Энгель Нәвап улының алдан язылу буенча кабул итүе үзизоляция шартларында  видеорежимда үткәрелде.

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук кабул итүгә язылды. Аларга изоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылды.

Такталачык җирлегендә Түмерҗә авылында яшәүче Фәнис Шәмсиев Такталачык-Түмерҗә юлын төзекләндерүне,  Күҗәкәдән  фермер Роберт Хәйбиев атларны йөртү өчен көтүлеккә җир кишәрлеге бирүне,  Түке җирлеге, Чәчер авылыннан  Мулланур Фәрхетдинов хуҗасыз ихаталарны, олы юлда су аксын өчен салынган торбаларны чистартуда ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.

Такталачык, Күҗәкә, Түке авыл җирлеге башлыклары авыл җирлекләрендә эшләп килүче видеокүпер аша район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләргә онлайн-эфирга чыгарга ярдәм иттеләр. 

Урамнарда полиция хезмәткәрләре күбрәк, автоинспекторлар барлык техникаларны да рәттән тикшерә.

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк

15 апрельгә һава торышы.

Үзизоляция турындагы канун көченә кергәннән соң, автотранспорт предприятиесе 25 марттан Актаныш районы авылларына автобус маршрутларын туктаткан иде, 30 марттан шәһәрара маршрутлар да ябылды. - Бүгеннән, 14 апрельдән район эчендә автобус хәрәкәте үз көченә кайтты, 8 маршрут буенча авытобуслар йөри башлады,- дип хәбәр итә АТП җитәкчесе Айзат Шакиров.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Такталачык җирлеге яңа һәйкәл белән каршы ала.  Ә һәйкәлдә исә халык хәтере. Ул дәһшәтле көннәрне искә төшерә, ветераннар  күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.  

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 15 апрельдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта интернет челтәрендә, турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән, эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International