Такталачык авыл җирлегендә яңарыш дулкыны

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Өч авылны берләштергән Такталачык җирлеге Бөек Ватан сугышына 600дән артык улын озата. Аларның яртысыннан күбрәгенә туган нигезен кабат күрү насыйп булмый...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Такталачык җирлеге яңа һәйкәл белән каршы ала.  Ә һәйкәлдә исә халык хәтере. Ул дәһшәтле көннәрне искә төшерә, ветераннар  күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.  

Авылның уртасында калкып чыккан бу һәйкәлне торгызуга такталачыклыларның һәрберсенең ярдәме салынган, чөнки аның бер өлеше  үзара салым акчаларына төзелгән. Шулай ук  Такталачык авылы  китапханәчесе Диләрия Гайсинаның " Без хәтерлибез, без кадерлибез!” проектында откан  300 000 сум күләмендәге гранты да  яу кырында ятып калган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерүдә әһәмиятле роль уйнаган.

Батыр якташларыбызның истәлеген авыл халкы  кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куелыр....

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International