Урамнарда полиция хезмәткәрләре күбрәк, автоинспекторлар барлык техникаларны да рәттән тикшерә. Искәртеп үтәбез, полиция нарядлары коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш чаралары белән бәйле рәвештә арттырылды. Районда мондый чаралар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсеннән соң кабул ителде. Президент республика территориясендә патрульлекне көчәйтү бурычын куйды. Бу карар татарстанлылардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң кабул ителде, чөнки үзизоляция режимына карамастан, урамда йөрүчеләр шактый.
Актанышта чараларның ни дәрәҗәдә көчәюен аңлау өчен фотокадрларга карау да җитә. Эш бирүчедән рөхсәт, яисә СМС-пропуск булмаса, полиция вәкилләре автомобильне кире бору вәкаләтенә ия, штрафлар каралган. Белешмәләрнең дөреслегенә шикләнгән очракта, өстәмә тикшерү оештырыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район халкын аңлы булырга, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм башка кертелгән чикләүләрне төгәл үтәргә чакыра.
Көчәйтелгән патрульләр бу көннәрдә ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, урамнарны, паркларны, ял зоналарын һәм башка урыннарны тикшерәчәк. Барлык кагыйдә бозучыларга да җаваплылыкка тарту яный.