БҮГЕННӘН АКТАНЫШТАН АВЫЛЛАРГА АВТОБУС ЙӨРИ БАШЛАДЫ

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Үзизоляция турындагы канун көченә кергәннән соң, автотранспорт предприятиесе 25 марттан Актаныш районы авылларына автобус маршрутларын туктаткан иде, 30 марттан шәһәрара маршрутлар да ябылды. - Бүгеннән, 14 апрельдән район эчендә автобус хәрәкәте үз көченә кайтты, 8 маршрут буенча авытобуслар йөри башлады,- дип хәбәр итә АТП җитәкчесе Айзат Шакиров.

Рейска кадәр һәм рейстан соң һәр автобусны йөртүче антисептик белән йогышсызландыра, моның өчен даруханәдән махсус препаратлар белән тәэмин ителгәннәр.

Бүген “Актаныш-Чуракай” маршруты буенча 6 пассажир Актанышка килгән.

Бу рейс шоферы Ришат Галләмов пассажирларның саклану чараларын файдалануын, маскалар киеп юлга чыгуларын әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International