COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы арту сәбәпле, Актаныш районында да үзизоляция режимы беренче чиратта 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен кертелде.
Аларга кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында - азык-төлек кибетләре, җәмәгать транспорты һәм даруханәләрдә йөрмәскә киңәш ителде. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә азык – төлек һәм кирәкле даруларны туганнары, танышлары һәм күршеләре китерсә, бу чорда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәмгә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр килә.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең үзизоляциясен җайга салу өчен, Актаныш муниципаль районнарына да Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм муниципаль хакимиятнең барлык структуралары белән тыгыз бәйләнешне булдыру йөкләнде.
ТР Яшьләр министрлыгы инициативасы белән булдырылган волонтерлар командасы Актаныш районында үз эшчәнлеген 1 апрельдән җәелдерде. Алар ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны барлап, һәртөрле ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Волонтерлар сафында йөзгә якын райондашыбыз исәпләнә.
Шуларның берсе – Олимәндә яшәүче Гөлнур Әүхәдиева. Үз теләге белән алынган волонтерлык хезмәте өчен бер тиен акча түләү каралмагын да яхшы белә ул.
- Илдә шушындый хәл килеп тугач, мөмкинлектән чыгып, өлкәннәргә ярдәм итәсе килә. Аларга кибеттән кирәк-ярак алып кайтып бирү безнең кебек сәламәт кешегә бернинди авырлык та тудырмый, ә аларга нинди зур ярдәм бу гамәл. Билгеле, саклык чаралары хакында онытмыйбыз, перчатка-битлекләрдән йөрибез, хәзер инде искә төшкән саен кулларны сабынлап юуны да гадәткә керттек, - ди Гөлнур Шәйхенур кызы.