Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов халыкны онлайн кабул итте

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

14 апрель – сишәмбе, төштән соң,  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  халыкны кабул итте. Энгель Нәвап улының алдан язылу буенча кабул итүе үзизоляция шартларында  видеорежимда үткәрелде.

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук кабул итүгә язылды. Аларга изоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылды.

Такталачык җирлегендә Түмерҗә авылында яшәүче Фәнис Шәмсиев Такталачык-Түмерҗә юлын төзекләндерүне,  Күҗәкәдән  фермер Роберт Хәйбиев атларны йөртү өчен көтүлеккә җир кишәрлеге бирүне,  Түке җирлеге, Чәчер авылыннан  Мулланур Фәрхетдинов хуҗасыз ихаталарны, олы юлда су аксын өчен салынган торбаларны чистартуда ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.

Такталачык, Күҗәкә, Түке авыл җирлеге башлыклары авыл җирлекләрендә эшләп килүче видеокүпер аша район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләргә онлайн-эфирга чыгарга ярдәм иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International