Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 15 апрельдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта интернет челтәрендә, турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән, эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Әлеге трансляциягә кушылырга һәм кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин https://youtu.be/cb24zsscj3E .
Ачык ишекләрнең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезнең консультация сорап, дистанцион форматта мөрәҗәгать итүегезне көтәбез!