Татарстан эшкуарларына онлайн-илтеп җиткерүне оештыру турында сөйләячәкләр

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы - онлайн-илтеп җиткерүне оештыру. 2020 елның 6 апреленнән 27 апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, курс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады һәм бизнесны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең спикеры-Галина Шәрәфетдинова. Галина Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры булып тора.

Элегрәк узган дәресләрне республиканың 600 дән артык эшкуары тыңлады.

Чара 15: 00 сәгатьтә башлана.

Конференциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк

http://biz-balance.ru/antikrizis_pro .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International