БЕЗНЕҢ ВИДЕОРЕПОРТАЖ: АКТАНЫШТА КҮПФАТИРЛЫ ЙОРТЛАР ПОДЪЕЗДЛАРЫН ДЕЗИНФЕКЦИЯЛӘҮ БАШЛАНДЫ

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

“Яран” торак-милекчелек ширкате бүгеннән күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләүне башлады. Подъездагы баскычлар, аларның култыксалары, фатир ишекләре, почта тартмалары, кат белән кат арасындагы кечкенә мәйданчыкка куелган велосипедлар, кыскасы, нәрсә бар барысы да натрий гипохлоридының 15 процентлы эремәсе белән йогышсызландырыла. Җитәкче Рәшит Фәрдиев, препаратны даруханәдән сатып алабыз, диде. Кулланылучы дезинфекция чарасы әйләнә-тирә мохит өчен дә, кешеләр өчен дә куркынычсыз.

 Ширкать тарафыннан коронавирустан профилактика чаралары икенче тапкыр башкарыла. Алдагысы яз башында уздырылган иде.

 Дүшәмбе, 13 апрельдә Ленин проспекты һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 8 квартал йортлары, үзәк хастаханә артындагы 90, 91, 34, 35, 36 йортларының керү юллары антисептиклар белән эшкәртелә.

14 апрельдә  беренче һәм икенче кварталлар, 15 апрельдә Юбилей урамының 107, 108, 109, 110, Татарстан урамының 101, 105, Ленин проспектының 77, 78, һәм РТС бистәсендәге  йортлар дезинфекцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International