Актаныш районында атлар саны арта

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Соңгы елларда Актаныш районында ат асраучылар саны сизелерлек арткан. 2019 елның шушы чорында аларның саны 460ка тәңгәл булса, быел, бу күрсәткеч 68гә артып, 528 башны тәшкил итә.

Иң күп ат малын Күҗәкә халкы асрый. 1 апрельгә җирлектә 98 ат исәпләнә. Узган елның шушы чорына карый, Татар Ямалы авыл җирлегендә дә атларның саны үсештә. Бүген биредә 68 ат бар. Чалманарат җирлегендә – 51, Әтәстә – 48, Яңа Әлем авыл җирлегендә 34 баш ат исәпләнә.

Шул ук вакытта, кайбер җирлекләрдә бу малкайларның кимүе дә күзәтелә. Иске Байсар авыл җирлегендә 2019 елның апрель аенда 8 ат булса, быелга алар бишкә генә калган. Иске Богады авыл җирлеге дә ел эчендә 8 атын киметкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International