Кибеттән яки читтән торып азык-төлек сатып алу буенча тәкъдимнәр

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Иң беренче чиратта, өйдә нинди азык-төлек булуын барларга кирәк. Тәүлек дәвамында куллану нормаларын истә тотып исемлек төзегез. Туклану рационы принципларын истә тотарга кирәк.

Куркынычсызлык максатларында, кибеттәге арбаларның тоткычларын, кәрҗин тоткаларын салфетка белән сөртергә, яки кулга перчаткалар киеп тотынырга киңәш ителә.

Иң элек бүлмә температурасында саклана тоган азык-төлекне сайлагыз. Суыткычларда сакланучы тиз бозыла торган ризыкларны соңгы чиратта гына алу киңәш ителә. Төрелгән ризыкларга өстенлек бирергә кирәклеген истән чыгармагыз. Аллергия реакциясе булмасын өчен, товарның төрелешенә, куллану вакытына, составына да игътибар итегез.

Товарның кибет киштәсендә дөрес саклануы мөһим: җитештерүче күрсәткән температура режимына туры киләме? Әгәр дә таләпләр үтәлмәсә, бу төр ризыкны сатып алмавыгыз хәерле. Куллануга әзер товарлар чи ризык белән янәшә торырга тиеш түгел. Бу күренеш агулануга, эчәк инфекциясе китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин. Әлеге кагыйдә ризыкларны сумкаларга урнаштырганда да үтәлергә тиеш.

Читтән торып азык-төлек товарлары сатып алу буенча киңәшләр.

Бүгенге вәзгыять шартларында кибетләрдән азык-төлек һәм әзер ашамлыкларны читтән торып сатып алу системасы актуаль. Китерелгән товар өчен түләү ысулын кулланучы үзе сайлый. Бу очракта да кайсыбер кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим ителә:

•        пакеттан азык-төлекне, ашамлыкларны чыгара башлаганчы кулларыгызны юыгыз, чөнки сез акча, карточка, терминал тоттыгыз;

•        тиз бозыла торган ризыкларны термопакетта яки сумка-суыткычта китерергә тиешләр. Бу таләп үтәлмәсә, сез ризыктан баш тарта аласыз, чөнки температура режимы сакланмаган;

•        китерелгән ризыкларның куллану вакытына, төргәкләрнең бозылмаган булуына, металл консерв банкаларының бөтен булуына игътибар итәргә кирәк;

•        яшелчә, җимешләрдә күгәрекләр яки черек урыннар булырга тиеш түгел;

•        әзер һәм чи ризыкларның бер-берсеннән аерым төргәкләнгән булуына игътибар итегез. Чи ит, кош ите, балык җиләк-җимешләрдән, гастрономия һәм бакалея ризыкларыннан аерым сакланырга тиеш;

•        әгәр дә сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелсә, бозылган азык-төлек алып килсәләр, Роспотребнадзор сайтында кимчелекләрне күрсәтеп мөрәҗәгать калдыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International