Кибетләрдә бер генә азык-төлеккә дә кытлык юк. Әмма кичә “Пятерочка” кибетеннән “овсянка” һәм манный ярмаларын таба алмадым. Бүгенгә алып килгәннәрдер инде. Киштәләрдәге ярма, шикәр комы тулы каплар бик тиз күздән югала, халык “запас” туплый ахры. Җәмәгать туклануы булган кафелар ябык, ипине дә кемдер “күтәрелде бит инде”, кемдер “артачак”, дип сөйли. Заманында төшемле бизнес үстереп, ныклап аягына баскан актанышлылар бүген ни хәлдә? Хәлләрен белик әле.
- Без аптырашта, нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чөнки төп керем чыганагы- банкетлар- юбилей, туйлардан. Апрель аенда «Тургай» кафесында 10 банкет, «Акчарлак»та 5-6 мәҗлес булырга тиеш иде, үзизоляция режимы кертелгәч, үткәрелмәде, димәк, без уйлаган акча кереме булмады. 28 март көнне пешекчеләремне түләүле ялга җибәрдем. Тынгысыз, графиклы эштә эшләгәнгәдер инде, алар ялга китүне авырсынмадылар. Авыл җирендә яшәгәч, ишегалды, бакчада эш җитәрлек, “Әйбәт булды әле!” диеште кызлар. Ул атна үтеп китте, тагын ялны озайттылар. Хәзер инде күңелгә шом керде. Озакка барырмы бу хәл? Берәү дә прогноз әйтә алмый. Актаныш кибетләреннән сатылмый калган кондитер ризыклары, пирогларны җыеп аласыбыз бар. Халык өйдә вакытта үзе пешеренә, шуңа безнең әйберләребезгә ихтыяҗ нык кимеде. Бердәнбер сатыла торган ризыгыбыз- пилмән. Аны ясыйбыз. Халык булган акчасын сак тота, теләсә-нәрсә алмаска тырыша. Барыбыз да карантин вакытының тизрәк бетүен көтәбез, эшчеләремә хезмәт хакы түләргә кирәк. Әлегә залларны, пешерү бүлмәләрен җыештырырбыз, төзекләндерү белән шөгыльләнербез дип планлаштырам. Бүгенге ситуация нык уйландыра,- ди “Тургай”, “Акчарлак” кафелары җитәкчесе ЗӘЙФӘРИЯ НУРГАЛИВА.

Актаныш аш-су бизнесы хуҗаларының тагын берсе РАЛИФ ФӘХЕРТДИНОВ “Альмига» кибетләрендә азык-төлек сатылуда үзгәрешләр булмавын әйтте. Ләкин, Ралиф абыйны да пешергән-төшергән камыр ризыкларының прилавка артында искереп ятуы борчый. “Тәмлекәй”дән тәмлүшкәләр алучыларның күбесе техникум, мәктәп укучылары иде. Хәзер укулар юк, сатып алучылар да юк.

- Безнең төп керем- чәк-чәк пешерүдән иде. Хәзер кешенең гаме бәйрәм ризыгында түгел. Алда нәрсә буласын беребез дә әйтә алмый. Шулай да мин барысының да әйбәт булачагына өметләнәм. Нык егетләр бит инде без! Туксанынчы еллардан исән калдык, 2000нче еллар кризисын кичердек. Монысын да үтәрбез әле. Коронавирус безнең кебек эшмәкәрләрне олы сынау алдына куйды. Ярый ла бүгенге вәзгыятьтә стабильлекне сакларга тәҗрибәм дә, мөмкинлегем дә бар. Ә менә кичә-бүген бизнеска килгән яшьләргә авыр булачак, күпләре үз эшләрен туктатачак.
- Он бәяләре арта, диләр, Ралиф абый.
- Әлегә алып куелган оныбыз бар. Шулай булгач, мин ипи бәясен арттырмый тора алам һәм арттырмыйм да. Оным беткәч, яңа бәядән аласы була, әлбәттә, ипи бәясе дә күтәреләчәк.
- Эшчеләрегезне ялга җибәрдегезме?
- Бездә ипи пешерүче генә эшкә килә, калганнар өйдә. Миндә эшләүче аш-су осталарының күбесе пенсия яшендә. Алар эш югалтса да, әллә ни көенмәс. Безгә кагылышлы закон чыкты бит. Банктан процентсыз кредит алып булса да, мәҗбүри ялдагыларга хезмәт хакы түләргә, диләр... Менә шундый хәлләр.
“Актанышта ипи 1 сумга арткан!”- дигән хәбәр белән бергә, ипи бәясе күтәрүченең Яңа Әлемдәге “Актаныш-икмәк” комбинаты икәнлеге яшен тизлегедәй районны урап чыкты. Директор ФАРИЛ НУРГАЛИЕВ белән элемтәгә кердек:
- Без югары сорттан пешерелгән “Заливной” ипиен бер сумга күтәрдек. 30 сум иде, хәзер 31 сум. Ул социаль исемлектәге ипиләр исемлегендә юк. Элек башка җитештерүчеләр ипи бәясен күтәргәндә, бәяне элеккечә саклап калган идек. Хәзер арттырмый чарабыз юк. Он хакы нык сикерде. Онны Чаллыдан күмәртәләп сату кибетеннән алып кайтабыз. Соңгы көннәрдә без ала торган югары сортлы он 17 сум 50 тиеннән 24 сумга менде. Тоз 7 сумнан 11 сумга артты, май, чүпрә хакы артып кына тора. Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе дә онның бәясен арттырам, диде
- Кул астындагы ипи пешерүчеләрне ялга җибәрдегезме?
- Нинди ял ди ул?! Ипи көн дә кирәкле әйбер. Бер эшче дә ялга китмәде. Сату әлегә шул дәрәҗәдә.. Общепит ( Фарил абыйның хатыны Зәйфәрия ханым идарә итә торган “Тургай”, “ Акчарлак” кафелары) белән нишләргә, шуның белән баш ватам әле...

Кыска гына вакыт эчендә икмәк-кондитер ризыкларын пешерүдә ыргым ясаган “Актаныш икмәк комбинаты” да социаль ипигә хак арттырырга мәҗбүр. Җитәкче АЙГӨЛ ГЫЙЗДӘТУЛЛИНА, үзебезнең кибетләрдә ипинең бәясен 30 сумнан арттырмыйбыз, дип вәгъдә бирә. Ә башка сату нокталарына китүче комбинат ипиләре бер сумга күтәреләчәк.

- Карантинның беренче ике көнендә сату булмады диярлек. Хәзер бар да үз эзенә төште, Аллага шөкер! Район мәктәпләрен ипи, булочка, прәннекләр белән тәэмин итә идек бит. Коронавирус безнең системага шул ягы белән китереп сукты- мәктәпләр өчен пешерелә торган күләм югалды. Бер эшчене дә ялга җибәрмәдек. Бушрак булганнар комбинатның тирә-ягын җыештырды, санитар көннәр үткәрдек. Барлык персоналны маска, перчаткалар белән тәэмин иттек. Чәк-чәк алучылар бездә дә кимеде, ә чәк-чәк төшен, киресенчә, чәй эчәргә ала башладылар.

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе ХӘЙДӘР НУРЫМОВ, 1 сортлы онның 18 сумнан 19 сумга, югары сортлы онның 19 дан 20 сумга, көрпәнең 7 сумнан 8 сумга әйләнүен хәбәр итте:
- Бүген 1 тонна 3 класслы бодай 15 мең сум тора. 1 тонна бодайдан, тегермәндә тарткач, 700 кг он чыга. Үзкыйммәте 21 мең сум. Онның суммасы арту нефть, доллар бәясенә барып тоташа. Хак артуга коронавирусның да йогынтысы бар,-дип, хисап эшеннән шактый ерак журналистка аңлатырга тырышты Хәйдәр Ядкәр улы.
Чума афәтләре, сугышлар элек-электән була килгән... һәм иң кызыгы- алардан соң дөнья, фикерләү каланчасы үзгәреш кичергән. Бүген коронавирус эпидемиясе шәхси эшмәкәрлек, бизнес вәкилләрен шактый кыен хәлгә куя. Тиктормас үзмәшгульләр дә куларын кушыра... Алдагы язмаларда аларның фикерләрен дә яктыртырбыз.