АЛДА - ҖАВАПЛЫ ЧОР: Актаныш технология техникумы чәчүне бер атнада төгәлләргә ниятли

2020 елның 10 апреле, җомга

Актаныш технология техникумы да, җиң сызганып, язгы кыр эшләренә тотынган. Быел ул чәчүне 340 гектар мәйданда башкарып чыгарга ниятли. 184 гектар - бодай, 121 гектар җир  арпа культурасы өчен әзерләнә,  35 гектар  катнаш азыкка билгеләнгән.

Хезмәт юлының утыз елдан артыгын техникумга багышлаган Радик Садртдинов  быелгы чәчүне механик буларак каршы ала.

- Техникум җирләре элек-электән үк студентлар өчен тәҗрибә туплау, практика үтү мәйданы буларак файдаланылды. Төрле елларда төрле уңыш алдык, шулай да һәр ел җирләребездә иген иктек, икмәк үстердек. Быел да язгы чәчүгә ныклы әзерлек белән керәбез. Икенче курс студентлары да язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк, – ди Радик Садртдинов.

Басу-кырларга чыгачак техника әзерлек сызыгына куелган. Ремонт эшләрен дә техникумлылар үзләре башкарып чыккан. Мастер булып хезмәт куючы 22 яшьлек Арслан Әхмәтов чәчү кампаниясенә үзе төзекләндергән Т -150 тракторы һәм культиватор агрегаты белән керә. Гомумән алганда, басу-кырларны уку йортының дүрт егәрле техникасы иңләячәк. Чылбырлы тракторлары да сафта аларның.

Шунысы игътибарга лаек, Актаныш технология техникумы ел саен язгы чәчүне үз көче белән җиңеп чыга. Төп эшчеләр сафында мастерлар. Нурсил Мөхәммәтдинов  белән Илсур Лотфуллин бүгенге көндә тырмалау эшендә.

- Техникалар төзек, ягулык-майлау материаллары белән өзлеклелек юк, һава шартлары эшләргә мөмкинлек бирә. Шулай булгач, вакытны бушка уздырмыйбыз, эшлибез,-  ди алар.

Быел да  техникумны орлык белән “Башак” хуҗалыгы тәэмин иткән. Шушы көннәрдә кирәк кадәр ашлама кайтартуга да ирешкән уку йорты. Укыту-өйрәнү хуҗалыгы мөдире Булат Мансуров сүзләреннән аңлашылганча, бер гектарга тәэсир итү көчендә 50 килограмм ашлама кертергә исәп тота техникумлылар. Тукландыру эшләре дә тоткарлыкларсыз барачак.

- Язгы кампаниягә тулысынча әзер булсак та, җирләрнең җылынуын көтәбез. Инде һава шартлары уңай торса, җир шушы 3-4 көндә тагын бераз җылынса, дүшәмбедән чәчүгә керүне планлаштырып торабыз. Бу өлкәдә тәҗрибәле хезмәткәрләребез бар, үз мәйданнарыбызны эшкәртеп чыгарга техникаларыбыз җитәрлек. Бер атна эчендә орлыкларны җир куенына иңдереп бетерергә исәп тотабыз, - ди Актаныш технология техникумы җитәкчесе Ландыш Шәмсунова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International