ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы янаган чорда, этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы гражданнарны читтән торып, элемтә чараларын кулланып (телефон аша, видеоконференцэлемтә – Zoom платформасы аша https://zoom.us ) кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе 14 апрельдә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен «Хатын-кыз игътибары» телефон элемтәсен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, 8(800) 201-16-00 телефоны буенча. 

Илһам — Актаныш егете, спринтер, яисә кыска аралыкларга йөгерүче спортчы. Хәзерге вакытта спорт академиясендә физкультура укытучысы булу өчен белем ала. «Татар-Информ» хәбәрчесенә ул үзенең йөгерүгә ничек кереп киткәне, ашау рационы һәм хыяллары турында сөйләде.

Бүген үз-үзеңне чикләү- самоизоляция вакытында  азык-төлек һәм беренчел сәнәгать кирәк-яраклары, төзелеш материаллары гына сатыла торган кибетләр эшләргә тиеш.  
Полиция вәкилләре һәм “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова белән оештырылган рейд барышында күп кенә кимчелекләр ачыкланды. 


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Әлеге икеайлык үзизоляция шартларында ничек гамәлгә ашырыла?  Авылларда өмәләр үткәрергә ярамаса да, әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү бүген ничек башкарыла?

-Коронавирустан саклану шартларында чистарту эшләрен ничек башкарасыз, - дип, һәр эштә, мәдәни-спорт  чаралары оештыруда, халык белән эшләүдә үрнәк башлангыч күрсәтүче җирлек хуҗасы Илфак Гаяновка мөрәҗәгать иттек.

Бу атна башыннан  техникумда дистанцион имтиханнар бара. 67 студент – булачак электриклар, механиклар, хисапчылар, технологлар шул рәвешле диплом алды практикасына юллама алачак.

 “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  муниципаль унитар предприятиесе быел да, укучылар белән берлектә, җылы яклардан кайткан  сыерчыкларны “йортлы” итте.

28 марттан башлап илдә, "коронавирус инфекциясе" таралу тизлеген киметү  максатыннан, каникуллар игълан ителде. “Игелек үзәге”ндә 3-02-80 номерында “Кайнар элемтә” эшли башлады. Санитар-эпидемиология режимы чорында Актаныш волонтерларына ярдәм сорап, 29 өлкән кеше чылтыраткан. 8е консультация сораган, 8 райондашыбыз дарулар кирәклеген әйткән.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак. 

Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International