“БЕЗГӘ ЗАКОН НИПАЧЕМ!”: АКТАНЫШ СӘҮДӘСЕ ҮЗИЗОЛЯЦИЯ КАГЫЙДӘСЕН НИ ӨЧЕН ҮТӘМИ

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген үз-үзеңне чикләү- самоизоляция вакытында  азык-төлек һәм беренчел сәнәгать кирәк-яраклары, төзелеш материаллары гына сатыла торган кибетләр эшләргә тиеш.

 

Полиция вәкилләре һәм “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова белән оештырылган рейд барышында күп кенә кимчелекләр ачыкланды.

Рейдны “Обувь-люкс» кибетеннән башладык. Канун буенча бу кибет эшләргә тиеш түгел. Шулай булса да, аяк киемнәре сату ноктасы тәрәзәләрендәге жалюзилар өскә күтәрелгән, диварга дистанцион хезмәт күрсәтү турында белдерү куелган.

“МАГНИТ” кибете урнашкан бинада электрон җиһазлар сатыла торган кибет хуҗасы рейд барышында кисәтү алды, чөнки сатучы да, ике сатып алучы да битлексез.

“DIXIS” кибете сатып алучыларны ишегеннән уздырмый, өстәл куеп хезмәтләндерү оештырылган. Клиентларның барысы да битлек кигән.

“МАГНИТ-КОСМЕТИК” кибетендә үзоляциянең “Азык-төлек кибетләреннән башка сәүдә нокталарының кеше йөри торган мәйданы 100 кв. метрдан артмаска тиеш” дигән карарның үтәлмәвен күрдек.

Беренчел кирәк-яраклар исемлегенә кермәгән товарлар аркылы тасмалар белән уратып алынган, сабын яки шампунь алырга теләсәң, тар һәм озын рәтләр аша үтәргә кирәк. Кеше бер-берсенә якынаеп, авыру йоктырырга бөтен шартлар да бар монда.

БАЗАР гөрләп торган чагы белән матур икән бит, җәмәгать! Тимер киосклар ябык, бары берничә азык-төлек сатучылар гына бар, алар янында да чиратлап әйбер сайлаучылар күренми.

Базар бинасы эчендә дә сатучылар берничә, алучылар да берән-сәрән.

Ә менә “ГАРАНТ” һәм “АЙЯР” кибетләре өчен коронавирус ни дә, карантин ни? Тауарларын элеккечә урамга ук чыгарып тезгәннәр. Санитария-эпидемиология кагыйдәләренең, укытучылар әйтмешли, хәрефе дә үтәлмәгән монда.

Рейд вакытында бер сөендерә торган хәбәрне җиткерә алам: “APTEKA.RU” даруханәсендә бер тапкыр киелә торган перчаткалар сатуда бар, бәясе дә “очып китмәгән”, 9 сум 80 тиен. Шулай ук антисептиклар ассортименты да бай.

“Карантин вакытында кагыйдәләр бозган сәүдә нокталары хуҗаларыннан аңлатмалар алынды, тикшерү эшен башлаячакбыз”,- диде РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәһим Нуриев.

Бу затларга "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы" ның “Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” 20.6.1 административ маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк һәм штрафка тартылачак. 

“Үзләре дә белмәстән, коронавируслы авыруларның башка регионнардан кайтып, безнең районда иркенләп йөрү ихтималын онытырга хакыбыз юк. Шәһәрләрдән авылларга инфекция алып кайтучылар да булырга мөмкин”-дип кагыйдәләрне искә төшерә “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова.

Коронавирус – коточкыч зур афәт. Ул Италиядәге кебек нәтиҗәләргә китерә ала: өлкән кешеләрне генә түгел, сәламәтлеге әйбәт булмаганнарны да, әйбәт булганнарны да егарга мөмкин. Чөнки грипптан шуның белән аерыла – ул бөтен үпкәне басып ала. Үпкәгә генә төшми, бөтен үпкәне коры фиброз – коры үлек белән каплап ала. Йөткереп чыгарып булмый торган үлек белән каплый һәм үпкә катып кала, дип аңлаталар гади генә әйткәндә. Элек тә үпкәсе әз генә кабарса да кешене көчкә саклап калалар иде. Коронавирус исә тагын да куркынычрак.

Менә шуларны искә истә тотыйк әле, җәмәгать!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International