Бүген Актаныш районы мәгариф бүлегенә дә кайтты Гомәр белән Гөлбикәләр. Алар райондагы һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә таратылачак.
.jpg)
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев 10 июнь көнне Актанышка килеп, районның милли мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштылар. Сәфәр кысаларында башкала кунаклары Актаныш технология техникумының материаль-техник базасы, аның бүгенге мөмкинлекләре белән таныштылар.
.jpg)
9 июнь көнне оештырылган брифинг үз эченә ата-аналарны борчыган иң актуаль сорауларны алган иде. Мәктәпләрдә балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, быел хезмәт һәм ял лагерьларының үзенчәлекләре буенча төп чыгышны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева ясады.
.jpg)
Бүген Актаныш районына оештырылган эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Әнәк” агрофирмасы базасында сафка басып килүче элеваторда булып, агрофирманың эшчәнлеге белән танышты.
.jpg)
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан имзаланган дәрәҗәле дәүләт бүләген Энгель Нәвап улына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
.jpg)
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов каршылады һәм озатып йөрде.
.jpg)
“Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча баш табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова COVID-19 авыруының Актаныш районында бүгенгә кадәр рәсми рәвештә теркәлгән бер очрак булуын билгеләп үтте. Республика буенча 3504 коронавирус авыру исәптә. Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш районнары кызыл зонада (100 мең кешегә 387 очрак), Әлки, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында (100 мең кешегә 74-65 очрак)- сары зонада, Баулы, Зәй, Актаныш, Бөгелмә- яшел зонаның соңгы баскычында (100 мең кешегә Актаныш районында 3,6 очрак туры килә).
Бүген, 8 июнь - социаль хезмәткәрләр көнендә, район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге һөнәр ияләре белән очрашып, аларның бәйрәм мизгелләрен уртаклашты.
.jpg)