ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18  июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 2 600 тонна печән әзерләнгән, 53 100 тонна сенаж салынган. Тулаем алганда, районда 13 000 гектарда күпьеллык үлән чабылган.

17 июнь көнне  Актаныш авылының сугыш ветераны Раянов Хәмит Раян улы туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм  Татарстанда суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров 23 июньдә гражданнарны бердәм тематик кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Райондашлар үз сорауларын «Skype»,

«Zoom» или «WhatApp» программалары аша бирә алалар.

 

Пандемия һәм ул китергән икътисади тотрыксызлык бөтен хезмәт базарында диярлек чагылыш тапты. Зыян күрүче өлкәләр сафында җәмәгать туклануы урыннары да бар.

Коронавируслы вәзгыять Актаныштагы олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер райондашларыбызны “барлады” дисәк тә, һич ялгыш булмас. Икътисадый кыенлыклар бик күпләрнең планнарын чәлпәрәмә китергән шушы чорда халык яшәешенә битараф булмаган мәрхәмәтле затлар аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә алынды.

15 июнь көнне Татарстан шәһәр командалары арасында тиз йөрешле шахматлар буенча турнир узды. Онлайн форматта оештырылган чарада 19 команда катнашты.

 

15 июньнән ил күләмендә "Табибларга рәхмәт" акциясе старт алды, ул 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция позволит передать добрые слова и пожелания медицинским работникам, помогающим бороться с распространением коронавируса.

15 июнь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлаучы 13 укучы гадәти булмаган шартларда аттестат алды. Искәртеп үтәбез,быелгы чыгарылышларга аттестат Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә бирелде.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү срокларын 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында хәбәр итә.

Хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә эшсез гражданнарга ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында кабул ителгән карарлар буенча кирәкле норматив базаны әзерләргә кушты. 10 июньдә Премьер-министр Михаил Мишустин карарны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International