АВЫРТКАН УРЫН: Пандемия җәмәгать туклануы урыннарына да зыян салды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Пандемия һәм ул китергән икътисади тотрыксызлык бөтен хезмәт базарында диярлек чагылыш тапты. Зыян күрүче өлкәләр сафында җәмәгать туклануы урыннары да бар.

Актанышта соңгы елларда бу юнәлеш сизелерлек үсеш алган иде юкса. Элек автовокзал бинасында гына булган тамак ялгап алу мөмкинлеге сәүдә үзәкләрендә, төрле нокталарда ачылды, тиз туклану мөмкинлеге биргән урам вагоннары да популярлашты.

Коронавирус исә гөрләп торган шушы бизнеска кырау төшкән кебек тәэсир итте. Үзизоляция режимы, гомуми туклану урыннарының ябылуы әлеге бизнесны иярләгән хуҗаларның кесәләренә сугып кына калмады, киләчәккә өметне дә какшатты кебек.

Элеккеге КБО бинасында урнашкан кафе да әлеге авырлыклар белән очрашмый калмаган, билгеле. Төшке аш вакытларында алма төшәр урын да булмаган туклану урыны хәзер бушап калган. Җәмәгать туклануы хезмәтләре бары тик заказларны чыгарып бирүгә генә корылган.

- Сүз дә юк, пандемия эшмәкәрлеккә аяк чалды. Дөнья туктап калган кебек булды бит үзизоляция режимында. Матди яктан кыенлыклар сизелми калмады. Әле ярый алга таба эшләргә рөхсәт бирделәр – әзер ризыкны кереп алалар. Инде бу афәт үтеп, элеккеге тормышка кайта алсак иде. Һәрберебезнең гаиләләре, балалары бар, һәркемнең кешечә яшисе килә, - ди килеп туган вәзгыять шартларында халыкка хезмәт күрсәткән кафе хезмәткәре Рушания ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International