15 июнь көнне Татарстан шәһәр командалары арасында тиз йөрешле шахматлар буенча турнир узды. Онлайн форматта оештырылган чарада19 команда катнашты.
Нәтиҗәләр буенча дәрәҗәле беренче урынны, зур өстенлек белән, Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Чистай, Бөгелмә, Яр Чаллы, Минзәлә шахматчыларын артка калдырып, Актаныш командасы яулады. Команда составында булган Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов, Данияр Латыйпов, Фирүзә Нәбиева, Таһир Хөрмәтуллин мактауга лаек уен күрсәттеләр.