ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит ага Раянов 94нче туган көнен каршылады

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне  Актаныш авылының сугыш ветераны Раянов Хәмит Раян улы туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Сугыш ветеранына аз да түгел, күп тә түгел – 94 яшь.

Хәмит Раян улын гомер бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәбрик итеп, гомеренең туксан дүртенче баскычына күтәрелгән яугиргә район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.


Лиана Рамил кызы туган көн иясенә сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International