15 июньнән ил күләмендә "Табибларга рәхмәт" акциясе старт алды, ул 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция коронавирус таралуга каршы көрәшергә ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә игелекле сүзләр һәм теләкләр тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сез дә, хөрмәтле актанышлылар, "Табибларга рәхмәт" акциясенә кушылып, ак халатлы фәрештәләргә җылы теләкләрегезне ирештерегез, рәхмәт хисләрегезне юллагыз!