15 июнь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлаучы 13 укучы гадәти булмаган шартларда аттестат алды. Искәртеп үтәбез,быелгы чыгарылышларга аттестат Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә бирелде.
Мәктәп укучылары өчен иң мөһим чараларның берсе булган чыгарылыш бәйрәме быел үзгә шартларда оештырылды. Кызганычка аршы, коронавируслы вәзгыять мәктәпләргә дә үзенең кырыс шартларын кертте: бәйрәм чарасында укучылар да, педагоглар коллективы да битлек-маскалардан иде, социаль дистанция төшенчәсе дә үз актуальлеген югалтмады.
Алмаз Хаҗиев җитәкләгән мәктәп коллективы укучыларны тормышның олы юлына үз хәер-фатихасын биреп чыгарды. Укытучыларның тәбрикләренә аваздаш булып укучыларның рәхмәт сүзләре яңгырады. Бүген укучыларның хатирәләре яңарды, алар шатлык-куанычлы мизгелләргә бай булган мәктәп елларыннан кабат йөгереп үтте.
Сыйныф җитәкчесе Альбина Мөбәрәк кызының күңел түреннән чыккан сүзләре, киңәшләре укучыларга алдагы юлларында өлге итеп кулланыр дәрәҗәдә кадерле, мөһим иде.
Укучылар аттестатны - олы тормышка юлламаны мәктәп директоры кулыннан кабул итеп алды. Алмаз Сәяф улының һәр укучы хакында аерым-аерым бәян итүе, аның һәр баланы әтиләрчә кайгыртуы күңелләрне кузгатты. Укучыларның шатлыгын әти-әниләре дә уртаклашты.
- Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кыз-малайлар бүген инде өрлектәй егетләргә, зифа буйлы кызларга әверелгән. Киләчәгегез дә үзегез кебек матур булсын! Тормышның урау юлларын үткәндә сынмагыз, сыналмагыз, бәхетле, сәламәт булыгыз. Без һәрчак сезнең белән – киңәш кирәк булса, туры мәктәпкә килегез! Сез безнең укучылар булдыгыз һәм укучыларыбыз булып калачаксыз, - диде Алмаз Хаҗиев, чыгарылыш сыйныфларга мөрәҗәгать итеп.