Хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә эшсез гражданнарга ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында кабул ителгән карарлар буенча кирәкле норматив базаны әзерләргә кушты. 10 июньдә Премьер-министр Михаил Мишустин карарны имзалады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Кризиска каршы иң мөһим чараларның берсе-икътисадый кимү шартларында гражданнарның керемнәрен саклау. Коронавирус пандемиясе аркасында эшне югалткан гражданнар саны арту аерым игътибар һәм өстәмә дәүләт ярдәме чараларын таләп итә".
Хөкүмәтнең 10.06.2020 ел, № 844 карары нигезендә, Россиядә эшсезлек буенча пособие билгеләү һәм түләү буенча гамәлдәге кагыйдәләргә түбәндәге үзгәрешләр кертелде.