АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Айрат Гыймадиев: “Һәркемдә иртәгәге көнгә ышаныч булырга тиеш!”

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Коронавируслы вәзгыять Актаныштагы олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер райондашларыбызны “барлады” дисәк тә, һич ялгыш булмас. Икътисадый кыенлыклар бик күпләрнең планнарын чәлпәрәмә китергән шушы чорда халык яшәешенә битараф булмаган мәрхәмәтле затлар аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә алынды.

“Магнит” сәүдә челтәренең район үзәгендәге кибете җитәкчесе Айрат Гыймадиев әнә шундыйлардан. Коронавирус эпедемиясе чорында ул ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга көнкүреш кирәк-ярак, азык-төлек тутырылган егермегә якын пакет таратты.

- Изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек безгә иртәгәге көнгә ышанычны арттыра. Һәркемдә ышаныч, өмет булырга тиеш. Иганә ярдәмен дә күңел кушканга күрсәтәм, чын күңелдән. Авыр чорда берничә райондашыма булса да ярдәм итә алам икән, димәк, мин аларның тормышын әз генә булса да җиңеләйтәм, - ди Айрат Рәсим улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International