ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджет тарафыннан 97,9 млрд.сум финансланган, шуның 23,8 млрд. сумы – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасы, Сәнәгатьне үстерү фонды һәм «Газпром» ГАҖ инвестиция программасы программалары буенча.

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен каршы алган көннәрдә Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Эдуард кызы Хөсәеновага, сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. Министр имзалаган дәүләт бүләген Анжелика Хөсәеновага Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды. Анжелика Эдуард кызын ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

2020 елның 1 июненә җир кишәрлекләре иң күп өлеше булган 10 төбәк исемлегендә Татарстан (93%)  да бар.

Аеш авылына керә торган юл читендә үсеп утырган агач-куаклар проблемасы да халык тырышлыгы белән чишелеш тапкан.

Шушы көннәрдә Актаныш балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашты. Сиринә Исламова җитәкләгән вокал төркемен быел тугыз укучы тәмамлады.

Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Актаныш үзәк хастаханәсендә исә мондый заманча яңгырашлы кабинет, 2019 елның 1 июлендә файдалануга тапшырылды.

Ел саен Актаныш эчендә автомобиль юллары һәм җәяүлеләр өчен юл кичүләре тамгалары яңартыла. Бу машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора. Бүгенге көндә бу эш белән “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Бу атнада каты өслектәге тамгаларны кирәкле участокларда тулысынча яңартып бетерү бурычы куелган. Гадәттәгечә, уку елы башында мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүләре дә шул рәвешле яңарыш кичерәчәк.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча колачлы программаны 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

18 июнь көнне Чиялек авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Нәҗибә Гайнетдин кызы Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик открыткасын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.

22 июньдә, фашистлар Германиясе илебез территориясенә басып кергән, бер гаепсез миллионлаган гомерләрне юк иткән, Икенче бөтендөнья сугышына Россияне тартып керткән көнне, илебездә ел саен Хәтер һәм Кайгы көне үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International