18 июнь көнне Чиялек авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Нәҗибә Гайнетдин кызы Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик открыткасын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.
Нәҗибә Гайнетдин кызы кызының бөтен гомере Татар Ямалысы җирлегендә үткән: шушында туган ул, тормыш иптәше Рафак белән гаилә корган, өч кыз бала үстергән алар. Хезмәт юлы лаеклы хезмәт белән үткән юбилярның.
18 яшендә ятим калып, гомер юлында күпне күргән туган көн иясе бүген җитеш тормышта, кызы Рәйсә тәрбиясендә яшәп ята. Барысыннан да канәгать ул.
“Илләр тыныч, еллар имин булсын!” – дигән теләк белән башлана хөрмәтле затның һәр иртәсе.
Ходай насыйп иткән гомерегезне кадер-хөрмәттә, тән һәм җан саулыгы белән үтәргә язсын Сезгә, Нәҗибә Гайнетдин кызы!