Актаныш сәнгать мәктәбенең яшь талантларына таныклыклар тапшырылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Актаныш балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашты. Сиринә Исламова җитәкләгән вокал төркемен быел тугыз укучы тәмамлады.
- Сәнгать мәктәбендә укучылар башкалардан бер башка югарырак, чөнки алар берьюлы ике мәктәптә укый, барысына да өлгерергә кирәк, - ди биредә хезмәт куйган педагог Сиринә Муллаян кызы.


Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар саны елдан-ел арта бара. Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үтүче бик күп чараларда актив катнаша, яшь талантлар республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар яулый, үзләрен таныта. Мәктәпнең үзендә дә әледән-әле тематик чаралар еш оештырыла.


- Укучыларымның алган белемнәре киләчәктә кирәк булыр дип ышанам, нинди һөнәр ияләре генә булсалар да, Актаныш сәнгать мәктәбендә алган белем һәм күнекмәләрен онытмасыннар, үз талантларын тагын да үстерсеннәр иде балалар, - дигән теләкләрен юллады вокал укытучысы Сиринә Исламова, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып.


Сәләтне үстермәсәң, ул югала. Әти-әниләр баланың талантын тоеп, аны үстерү өстендә эшләсен, сәнгать мәктәбендә белем алып, тагын да камилләштерү мөмкинлеге тудырсын иде. Кем белә, бәлки әлеге мәктәпне тәмамлаучылар алга таба зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы артист булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International