Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Актаныш үзәк хастаханәсендә исә мондый заманча яңгырашлы кабинет, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 29.049 № 894 боерыгы нигезендә һәм “Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү, тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру”, “Демография”, “Гериатрия профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү” милли проектларын тормышка ашыру максатларында, 2019 елның 1 июлендә файдалануга тапшырылды.
Гериатрия - XXI гасыр медицинасының иң тиз үсеш алган юнәлешләренең берсе. Бу - халыкның картая баруы белән бәйле. Өлкән кешенең күп кенә хроник авырулары кискенләшә. Табиб өлкән пациентка ничек ярдәм итәргә кирәклеген белергә тиеш.
Бүген поликлиникада табиб-гериатр вазыйфасын Мөхәммәдиева Лилия Илгиз кызы башкара.
“Гериатрия” юнәлеше буенча 75 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге пациентларга үзләрен үзләре карап, тәрбияләп тору, физик һәм функциональ актив булу өчен аларга комплекслы медицина ярдәме күрсәтелә.
Саннарга күз салсак, узган елның 1 июленнән агымдагы елның 31 мартына кадәр аралыкта үзәк хастаханәдәге гериатрия кабинетына 241 өлкән буын вәкиле мөрәҗәгать иткән.