Ел саен Актаныш эчендә автомобиль юллары һәм җәяүлеләр өчен юл кичүләре тамгалары яңартыла. Бу машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора. Бүгенге көндә бу эш белән “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Бу атнада каты өслектәге тамгаларны кирәкле участокларда тулысынча яңартып бетерү бурычы куелган. Гадәттәгечә, уку елы башында мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүләре дә шул рәвешле яңарыш кичерәчәк.