18 июньдә Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә онлайн-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар федераль бюджеттан финанслана торган дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыруга һәм 2020 елның узган чорында республика икътисадына һәм социаль өлкәгә федераль акчаларны җәлеп итүгә башлангыч йомгак ясадылар, халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен яңадан торгызуны һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән икътисадны үстерүне тәэмин итә торган гомуммилли гамәлләр планы проекты, шулай ук Татарстанның аны тормышка ашыруда катнашуы турында фикер алыштылар.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:
"Киңәшмә барышында республика үсешенең мөһим мәсьәләләре, федераль финанслауда гамәлгә ашырыла торган проектлар, минем бер мандатлы округым өчен актуаль мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, Чаллы агломерациясендә 155 км дан артык юл реконструкцияләнә, «Бигеш» аэропорты инфраструктурасын үстерү дәвам итә, шулай ук республикада газ – мотор транспорты җитештерүчеләренә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла, көн тәртибендә-кластерлы үсеш мәсьәләләре, система барлыкка китерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча быел федераль бюджеттан 26,7 млрд.сум күләмендә акча лимиты расланды, 5 айда якынча17 млрд. сум керде».
2019 ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджет тарафыннан 97,9 млрд.сум финансланган, шуның 23,8 млрд. сумы – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасы, Сәнәгатьне үстерү фонды һәм «Газпром» ГАҖ инвестиция программасы программалары буенча.