Әгәр авыл халкы җирлектәге теге яисә бу проблеманы чишүне сорап җирле җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә икән, димәк алар яшәешкә битараф түгел. Моның өчен авыл агаена ачуланырга кирәкми – киресенчә, рәхмәт кенә әйтәсе. Районыбызның күп кенә җирлекләрендә зират өмәләре, чишмә өмәләре нәкъ менә халык инициативасы белән башкарыла – килешми калмассыз. Андый авылларда мәңгелек йортлар да һәрчак караулы, чишмәләр дә челтерәп ага. Әмма кайбер җирлекләрдә чишмәнең челтерәвен түгел, аның үзен дә таба алмаска мөмкин...
Иң мөһиме, халык мөрәҗәгатьләре җирлек башлыгы тарафыннан игътибарсыз калмаска тиеш. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә, авылларны төзек итеп саклап калырга була.
Аеш авылына керә торган юл читендә үсеп утырган агач-куаклар проблемасы да халык тырышлыгы белән чишелеш тапкан. Яшеллек борылмалы юлдан хәрәкәт итүчеләргә каршы як полосадан килгән техниканы, җәяүлеләрне күрү мөмкинлеген чикләгән. Мондый урыннарда фаҗигаләрне көт тә тор. Шуңа күрә проблема тиз арада хәл ителгән: юл буендагы агачлар киселгән, ул урын тәртипкә китерелгән. Хәзер инде Аеш авылга керүче һәркемне ерактан ук матур йортлары белән каршы ала.