ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ

Актаныш районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 4 100 тонна печән әзерләнгән, 68 500 тонна сенаж салынган. Тулаем алганда, районда 14 900 гектарда күпьеллык үлән чабылган.

Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. Аны бүләкләү кәгазенә 43 нче Армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, армия генералы А.Белобородов кул куйган була.

Бу көннәрдә Актанышның үзәк базарында “җиләк туе” гөрли: халык егылып китеп бакча җиләге сата. Хәер, актанышлыларның  җиләккә ихтыяҗы зур булгач, базар прилавкасында әллә ни озак тоткарланмый җәй нигъмәте. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр өлгерсәң – өлгерәсең, өлгермәсәң – бигайбә.

Россия күләм акциягә бүген Актаныш та кушылды. Җиңү паркындагы мәңгелек ут каршында оештырылган чарада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Бер минут тынлыктан соң мәңгелек утка тере чәчәкләр салынды.  

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты Дәүләт Думасына Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын диверсификацияләү мәсьәләләрен хәл итүгә һәм әлеге оешмаларның граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүдә потенциалын алга таба файдалануга юнәлдерелгән закон проектлары пакетын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актанышта медицина юнәлешендә хезмәт куйган райондашларыбыз хөрмәтләнде.

Шулай да җирлекләрдә яшәгән авыл халкы ни өчен хәләл хезмәт җимешен Актаныш үзәгенә китереп сатырга мәҗбүр соң? Юкса бит, һәр җирлектә сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр бар. Ай саен аларның сөткә ясаган хисабы район җитәкчелеге дәрәҗәсендә анализлана. Сөткә куелган уртача бәя билгеләнә.

Һәр балыкчының хыялы – барысын да шаккатырып, үзе кадәр балык тотудыр ул. Мәсәде авылында яшәүче Фәрит абый Минһаҗевнең мондый хыялы  ел саен тормышка аша дисәк тә, ялгыш булмас. Быел да Агыйдел елгасыннан менә шундый зур җәен балыгы (сом)  тоткан ул. Авырлыгы сиксән килограммнан арткан җәенне махсус кармак белән каптырган һәвәскәр балыкчы.

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен хирургия бүлеге шәфкать туташы Илназ Салихҗановага, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Филара Хөббетдиновага, үзәк хастаханәнең табиб-психиатры Роза Мөхәммәтовага, участок поликлиникасы шәфкать туташы Фәридә Зәйнетдиновага, акушерлык бүлеге акушеркасы Дифинә Дәүләтовага, физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Тәнзилә Гыйлмановага, поликлиниканың наркология кабинеты шәфкать туташы Зүәйрә Галиевага ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International