Актаныш базарының һәр иртәсе сөт сатучы апаларның сәламеннән башлана. Еллар дәвамында алар актанышлыларны чын авыл сөте, авыл каймагы белән тәэмин итеп торучылар. Сыер сөтенең тәмен, файдасын белүчеләр нинди генә чорда да күбекләнеп торган иртәге авыл сөтен кибет киштәләрендәге ясалма сөткә алыштырмый – “шөкер, авыллардан яңа савылган сөт китереп торучы апалар бар, бер ияләшкән кешедән сөтне шикләнми еллар дәвамында алабыз”, - ди андыйлар.
Иртәннән үк кыздырып торган кояш та, чакрымнары йөзәр тапкыр үлчәнгән юл озынлыгы да куркытмый авыл кешесен. Үзе җитештергән продукцияне үзе сатып булса да, акча эшләргә омтыла ул. Хәер, тик утырганга китереп бирә торган заманда яшәмибез.
Шулай да җирлекләрдә яшәгән авыл халкы ни өчен хәләл хезмәт җимешен Актаныш үзәгенә китереп сатырга мәҗбүр соң? Юкса бит, һәр җирлектә сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр бар. Ай саен аларның сөткә ясаган хисабы район җитәкчелеге дәрәҗәсендә анализлана. Сөткә куелган уртача бәя билгеләнә.
Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан иртәнге сәгатьләрдә үк үзәк базарга юл тоттык. Кием-салым сату нокталарында хәрәкәт шәйләнмәсә дә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтендә таң күптән аткан. Прилавка өсләренә шешә-шешә сөт, ак-кызыл эремчек, яңа аертылган каймак, төрледән-төрле кайнатма-тозлык, гөл-үсенте, тагын әллә ниләр менеп кунаклаган.
Иске Әлем авылыннан Нурия апа Сәлахова – еллар дәвамында Актаныш базарында үз урынын булдырган сөт сатучы. Елның нинди фасылы булуга карамастан, сөтен шешәләргә тутырып шушында ашыга ул. Сөт янына башка продукциясе дә сыйган.
.jpg)
- Үз клиентларыбыз бар инде хәзер. 11 ел вакыт эчендә без – базарга, базар безгә ияләнде. Монда килә-килешкә үк бер партия сөтне сатып киләбез. Файдасы булгач, йөрисең инде. Йөрми чара юк, - ди шәхси хуҗалыгында өч баш сыер малы асраган хуҗабикә.
Сүзгә Кәзкәй авылыннан килеп сөт сатучы Фатыйма апа Рәхимова кушылды. Ул инде базар белән Кәзкәй арасын 19 ел “шомарта”. Хәзерге көндә Фатыйма апа белән Ирек абый хуҗалыгында 7 савым сыеры бар.
.jpg)
- Башта шушы сөт тутырылган шешәләрне кочаклап “попутка”га чыгып баса идек. Ничә ел шулай йөргәнбездер. Хәзер инде машина белән киләбез. Атнаның дүрт көнендә мин монда. Өстәвенә, сөтне фатирларына ук кертүне сорый торган клиентларым бар. Сорагач, илтеп үк бирәбез. Кыенлык юк. Сөт алган кеше эремчеген дә, каймагын да миннән ала, - ди ул.
Аралашкан өченче кешебез – Актанышбаштан Рушания Гайнанова. Ул да базарга йөрүнең үз җаен тапкан. Иртәнге сөт тутырылган шешәләрне Рушания ханым кул арбасына төйи дә, клиентлары янына ашыга.
.jpg)
- Ничә ел сөт сатканымны хәтерләмим дә инде хәзер. Пенсиягә чыкканчы да саттык. Ул вакытта иртән сөтне базарга кертеп калдырыш иде. Хәзер инде көннең иртәнге ягы шушында үтә, - дип, “сөт бизнесына” кергән елларын искә төшерде райондашыбыз.
Бүген прилавка артында сату иткән апалар литр ярымлы бер шешә сөтнең алты сум торган чакларын да хәтерли. Хәзер инде базарда саткан сөт бәясеннән ярыйсы ук канәгать алар. Бер шешә сөткә куелган хак – алтмыш сум. Литры кырык сумнан дигән сүз бу. Чагыштыру өчен, район буенча май аенда шәхси секторлардан җыелган сөтнең бер килограммы уртача 20 сум11 тиен итеп билгеләнгән булган. Урынлы сорау туа: бер үк сыер биргән сөт ни өчен капка төбеннән озатылганда 20 сум да, Актаныш базарына килеп җиткәнче аның бәясе ике тапкыр арта?
Шушы ук сорауга җавапны базарда сөт сатучы авыл апакайлары да эзли. Алар дистә еллар буе тапмаган җавапны бүген генә табып булмас, билгеле, тик, шулай да, уйланыр урын бар монда.
Өчәр-җидешәр сыер асраган бөтен кеше дә сөтен базар системасы аша сата да алмый. Бүгенге сөт хуҗалары да сөтнең зур күләмен авылдагы сөт җыючыга тапшыра. Тик алар бәядән канәгать түгел.
- Сөткә исәпне майлылыгына карап ясасыннар иде ул. Бәяне майлылыктан чыгып куйсыннар иде. Алайса көнне-төнгә ялгап эшләгән, юньле-рәтле ял да күрмәгән авыл кешесе экологик яктан чиста продукциясен су бәясеннән озатырга мәҗбүр. Малын асрагач, файдасын да күрәсе килә бит. Бәя түбән дип, сөтне чиләкләп әчереп, чыгарып түгеп тә булмый. Ул бит безнең хезмәт, ул бит безнең яшәеш!”, - ди алар бер авыздан.
Сыер тоткан кеше генә аның чыгымын һәм керемен төгәл билгели ала. Авыл кешесе малы өчен ут йотып яши бит ул. Терлек азыгы әзерләү, кан анализлары тапшырып, аның нәтиҗәсен көтү, каплату, бозау алу, көтүгә чыгару – саный китсәң, сөтнең литры 40 сумлык кына хезмәт салынмый мал хуҗалары җилкәсенә. Соңгы елларда авыллардагы көтү йөртү проблемасы да кискенләшә. Халык, бичарадан ни чара дигәндәй, электр көтүчеләре ала башлады. Анысын да бушка китереп бирмиләр.
Менә шуларны исәпләп, ярты гомерен сыер астында үткәргән авыл агае бер кояшлы иртәдә малны бетерергә кирәк дигән уй белән уяна торгандыр инде ул. Аннан исә сөт тәмен стеналарына ук сеңдергән чиләкләр казык башына эленә, сыер арканлаган аркан кирәксезгә әйләнә, сыйлы тормыш сукмагы кибеткә барып тоташа. Менә шул чакта тансыклый да инде күңел сыер мөгрәвен, чыбыркы тавышын, яңа савылган сөт исен...