Һәр балыкчының хыялы – барысын да шаккатырып, үзе кадәр балык тотудыр ул. Мәсәде авылында яшәүче Фәрит абый Минһаҗевнең мондый хыялы ел саен тормышка аша дисәк тә, ялгыш булмас. Быел да Агыйдел елгасыннан менә шундый зур җәен балыгы (сом) тоткан ул. Авырлыгы сиксән килограммнан арткан җәенне махсус кармак белән каптырган һәвәскәр балыкчы.
- Моңа кадәр бу кадәр үк зурлыктагы җәен тоткан юк иде. Шулай да, шактый зурлары кабыштырды. Бу юлы да балыкны судан чыгарганчы да шактый “көрәшергә” туры килде, - ди Фәрит абый.
Һәр балыкчы кызыккан “байлыктан” Фәрит абый туган-тумачаларына да, дус-ишләренә дә өлеш чыгарган.