Актаныш районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 4 100 тонна печән әзерләнгән, 68 500 тонна сенаж салынган. Тулаем алганда, районда 14 900 гектарда күпьеллык үлән чабылган.