Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә Актаныш бер минут тын торды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

 Бүген, 22 июнь көнне, илнең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, Бөек Ватан сугышы корбаннарын үзенчәлекле форматта искә алды. Бер минут тынлык Мәскәү вакыты белән  төгәл 12.15 сәгатьтә башланды  — бу Германиянең СССРга һөҗүме турында 1941 елда совет гражданнарына яңгыраткан мөрәҗәгатьнең төгәл вакыты. Искәртеп үтәбез, Россия Президенты Владимир Путин апрель башында ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия бер минут тынлыгы белән искә алу турындагы законны имзалан иде.

Россия күләм акциягә бүген Актаныш та кушылды. Җиңү паркындагы мәңгелек ут каршында оештырылган чарада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Бер минут тынлыктан соң мәңгелек утка тере чәчәкләр салынды.  

 Бүген  “Бер минут тынлык” игълан итү халкыбызның мәңгелек хәтере һәм кайгысы символына әйләнеп, сугыш кырларында һәлак булучыларның һәркайсын искә алу, дөньяга Җиңү бүләк иткән күп милләтле халкыбызның сынмас-сыгылмас рухы һәм батырлыгын тагын бер кат искәртү булып торды. Шул рәвешле, бүген көндәлек эшчәнлегебез кыска гына вакытка тулысынча туктап, бөтен ил кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш корбаннарын искә алды...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International