БАЗАРДА – ҖИЛӘК ТУЕ: 81 яшьлек Клура апа бакча нигъмәтен көненә өч чиләк сата

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдә Актанышның үзәк базарында “җиләк туе” гөрли: халык егылып китеп бакча җиләге сата. Хәер, актанышлыларның  җиләккә ихтыяҗы зур булгач, базар прилавкасында әллә ни озак тоткарланмый җәй нигъмәте. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр өлгерсәң – өлгерәсең, өлгермәсәң – бигайбә.

Базар бәяләренә килгәндә, быел аларны әллә ни “тешли” дип әйтеп булмый – биш литрлы чиләккә куелган уртача бәя алты йөз сум.  Җиләк пешкәнче куелган хезмәтне, базарга килү чыгымнарын исәпләсәң – бәя артык югары түгел. Мәктәпләр исә үз бакча җиләкләрен килограммлап сату яклы – бер килограмм җиләккә уртача 150 сум бәя куйган алар.

Базардагы “җиләк туе” исә иртәнге сәгатьләрдә үк активлаша. Үсмерләр дә, эш яшендәгеләр дә, лаеклы ялдагы апалар да, ир-атлар да үзләреннән арткан җиләкне акчага әйләндерә биредә. Җомга иртәсендә дә, кызарып пешкән җиләкләргә хуҗа табылып кына торды, чиләкләр үз ачып йомганчы бушап барды.

Куян авылыннан Клура апа Фәхразиева да бу көнне җиләк сатучылар сафында иде. 81 яшьлек райондашыбыз ел саен җиләк сезонында матди хәлен шул рәвешле яхшырта.  “Бакча җиләгемне әллә ниләр сибеп үстергәнем юк. Үз көенә үсеп-пешеп утыра инде ул. Ходай биргәне җитә,” – ди Клура апа. Алай да, җиләкченең җиләкләре эрелеге, кызыллыгы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Җомга иртәсендә Куян авылыннан килгән өч чиләк җиләк бик тиз сатылып бетте.

- Автобус белән килдем Актанышка. Бер килгәндә өч чиләк җиләк җыям, - дип шаккаттырды сиксәннең өске ягына чыккан Клура апа Фәхразиева. Хәер, гомер буе хезмәт белән чыныккан авыл апасы ямьле җәй көнендә тик утыруны күз алдына да китерми. Ун балага гомер бүләк иткән бөек Ана да әле ул.

- Балалар күптән үз тормышлары белән яши. Мин авылда гомер итәм. Пенсиям дә җитәрлек, тормышымнан да канәгатьмен.  Илләр имин булсын – иң мөһиме шул!, - дип озатып калды иң өлкән яшьтәге җиләк сатучы авыл апасы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International