ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы 14 июль карарында әйтелгәнчә, ут чыгу куркынычы белән бәйле, алдагы 21 көн эчендә урманнарга транспорт белән керү тыела.

Бүген Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Очрашу барышында Илгиз Айрат улы “Хәвефсез җәй” дигән темага чыгыш ясап, балаларны җәйге чорда сак булырга чакырды.
.jpg)
Бүген хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне оештыруда активлык күрсәткән райондашлар хөрмәтләнде.
.jpg)
Быел Актаныш районы кыр батырларына комбайннар парадында ук саллы кызыксындыру чарасы әзерләгән булып чыкты. Гамәли һәм теоретик әзерлек буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 10 комбайнчы бүген 5 000 мең күләмендә премиягә ия булды.
.jpg)
БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: ААктанышта - комбайннар парады.
.jpg)
Нур Баян исемендәге хуҗалык быелгы урып-җыю кампаниясен 4 комбайн белән җиңеп чыгуны максат итеп куя. Комбайннарга йөкләмә күп булса да, башка елларны хуҗалык сынатмады. Быел да югары уңышка өмет итә алар. Комбайннарның әзереген тикшергәннән соң хуҗалык уңганнарына берәр мең күләмендә премия тапшырылды.
.jpg)
"Эконом" һәм "Саф" хуҗалыклары комбайннарының әзерлеген комиссия өченче зонада тикшерде. "Эконом" өч кыр корабын да әзерлек сызыгына чыгарса, парадта "Саф" хуҗалыгының бер комбайны күренмәде.
.jpg)
Икенче зонада комиссияне "Ташкын" һәм "Алга" хуҗалыкларының сигез комбайны каршы алды. Әзерлек сызыгына кулган техникаларны бәяләгәннән соң, "Ташкын" хуҗалыгының яхшы әзерлекле өч механизаторына, "Алга"ның өч уңганына берәр мең күләмендә премия тапшырылды. Беренче зонада мондый премиягә 8 комбайнчы ия булган иде.
.jpg)
Актаныш районы хуҗалыклары 2020 елның мул уңышын җыйнап алырга әзерме? Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән комбайннар парады әлеге сорауга җавап бирде. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия белән беррәттән Актанышның кыр корабларын республиканың "Татагролизинг" җәмгыяте баш инженеры Нурсил Вәлиев бәяләде.
.jpg)