Нур Баян исемендәге хуҗалык быелгы урып-җыю кампаниясен 4 комбайн белән җиңеп чыгуны максат итеп куя. Комбайннарга йөкләмә күп булса да, башка елларны хуҗалык сынатмады. Быел да югары уңышка өмет итә алар. Комбайннарның әзереген тикшергәннән соң хуҗалык уңганнарына берәр мең күләмендә премия тапшырылды.