Актаныш районы хуҗалыклары 2020 елның мул уңышын җыйнап алырга әзерме? Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән комбайннар парады әлеге сорауга җавап бирде. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия белән беррәттән Актанышның кыр корабларын республиканың "Татагролизинг" җәмгыяте баш инженеры Нурсил Вәлиев бәяләде.
Искәртеп үтәбез, башка еллардан аермалы буларак, быел районда комбайннарны карау ике этапта оештырылды.
Беренче зонада комиссия тарафыннан 13 комбайн күздән кичерелде. "Чишмә" хуҗалыгы карауга 4 комбайн бастырса, "Чишмә" агрофирмасының 2 кыр корабы, "Тамыр" җәмгыятенең 6 техникасы "әзер" дигән бәягә лаек булды.