Бүген Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты. Очрашу барышында Илгиз Айрат улы “Хәвефсез җәй” дигән темага чыгыш ясап, балаларны җәйге чорда сак булырга чакырды.