"Эконом" һәм "Саф" хуҗалыклары комбайннарының әзерлеген комиссия өченче зонада тикшерде. "Эконом" өч кыр корабын да әзерлек сызыгына чыгарса, парадта "Саф" хуҗалыгының бер комбайны күренмәде. Район аграрийлары атна-ун көннән урып-җыюга керешәбез дип торган шушы чорда, "Саф"та әзер комбайн штурвалына басарга механизатор юк. Карау барышында һәр техниканың җитешсезлекләре искәртелде, җаваплы затларга булган кимчелекләрне тиз арада төзәтү бурычы йөкләнде.