Быел Актаныш районы кыр батырларына комбайннар парадында ук саллы кызыксындыру чарасы әзерләгән булып чыкты. Гамәли һәм теоретик әзерлек буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 10 комбайнчы бүген 5 000 мең күләмендә премиягә ия булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан тәүге премияне "Чишмә" хуҗалыгы уңганы Илнур Шәйдуллин алды. Шулай ук "Ташкын" хуҗалыгыннан Фарис Әхәтов, "Алга" хуҗалыгыннан Альберт Әгълиев, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Илшат Ханнанов, “Әнәк" агрофирмасыннан Алмаз Гәлләмов, “Чәчер” җәмгыятеннән Илдус Моратов, “Наратлы” хуҗалыгыннан Назыйм Нуртдинов, “Башак” хуҗалыгыннан Данил Хәйдәров, “Актаныш” агрофирмасыннан Альберт Шәнгәрәев, “Нигез” җәмгыятеннән Идгар Мирзамөхәммәтовның хезмәте шул рәвешле хөрмәтләнде.