Актанышта урманнарга керүне 21 көнгә чикләделәр

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының бу хактагы 14 июль карарында әйтелгәнчә, ут чыгу куркынычы белән бәйле, алдагы 21 көн эчендә урманнарга транспорт белән керү тыела.

Чикләүләр IV һәм V класслы янгын куркынычы килеп тууга бәйле рәвештә кертелде. Күрше районнарда да чикләүләр кертелгән. Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Бүген гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз шул хакта барды. Искәртеп үтәбез, районыбыз территориясенең 19 000 гектардан артыгын урманнар били. Киров һәм Богады – урманга терәлеп торган авыллар булып санала. Бу җирлекләрдә яшәүчеләрдән аеруча зур игътибар сорала.

Һава торышының эссе булуы янгын китереп чыгарырга булышлык итәргә мөмкин. Шуңа күрә урманнарда  учак ягу, кипкән үлән, урманнарга тоташкан җир участокларында чүп-чар яндыру тыела.  Басу-кырларда урып-җыю кампанияләре башланыр чак җитә – урман белән басу арасын чикләү хакында да онытмаска иде. Урман янгыннарын кисәтүдә урман буйларын сөреп чыгу да мөһим чара булып тора. Урманчылар район халкын урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International