Икенче зонада комиссияне "Ташкын" һәм "Алга" хуҗалыкларының сигез комбайны каршы алды. Әзерлек сызыгына кулган техникаларны бәяләгәннән соң, "Ташкын" хуҗалыгының яхшы әзерлекле өч механизаторына, "Алга"ның өч уңганына берәр мең күләмендә премия тапшырылды. Беренче зонада мондый премиягә 8 комбайнчы ия булган иде.